Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.01.2015

"Ак Барс" хоккейчылары "Трактор"ны кабул итә

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатының чирттагы матчында Чиләбенең "Трактор" уенчыларын кабул итә. 

"Татнефть арена" боз сараенда узачак очрашу 19 сәгатьтә башлана.  «Ак Барс» - «Трактор» матчына Сергей Гусев, Эдуард Одиньш, Евгений Петров һәм Константин Чубыкин кергән хөкемдарлар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Көндәшләр агымдагы беренчелектә бер-берсе белән ике тапкыр уйнады. Ике очрашуда да "барслар" җиңде: Казанда - 3:0, Чиләбедә - 3:2 (буллитлар буенча). Ил чемпионатлары кысаларында алар 86 очрашу үткәргән: казанлылар активында 38 җиңү һәм 41 җиңелү бар, 7 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 235-273), дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20