Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

"Ак Барс" хоккейчысы Андрей Марков: "Билалетдинов үзгәргән – шаярта башлаган"

«Ак Барс» хоккей клубы белән ике елга килешү төзегән сакчы Андрей Марков ни өчен Казан клубын сайлавын җиткерде, Татарстан башкаласындагы беренче хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Агентым белән сөйләшкәндә «Ак Барс» белән бәйле вариант барлыгын белдем. Тиз арада барысын да килештердек. Милли хоккей лигасына киткәнче, «Динамо"да Зиннәтулла Билалетдинов кул астында уйнадым. Аның таләпләрен беләм һәм кабат әлеге остаз кул астында эшләвем белән шатмын, — диде Андрей Марков Казанга килгәч.

Тәҗрибәле сакчы әйтүенчә, ул әлегә команда белән күнегүләр уздырмаган. Шуңа да тренерның үзеннән тәгаен ни көтүен әйтә алмый.

«Мин солдат кебек — кайда әйтәләр, шунда чыгып уйнаячакмын. Биредәге мәйданга ияләнү өчен вакыт кирәк булачак анысы. Ләкин барыбыз да шундый мәйданда уйнап үстек һәм кыенлык тумаячак. Билалетдинов үзгәргәнме, дисезме? Күбрәк елмая һәм шаярта башлаган», — диде Марков журналистларга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии