Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2016

"Ак Барс" – җиңүләре белән республикабызны таныткан символ – Рөстәм Миңнеханов

 Бүген “Ак Барс” хоккей клубы базасында клубның яңа президенты Наил Магановның вазифаларына керешү тантанасы уздырылды. Әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

“Ак Барс”, “Барс” уенчылары һәм клуб мәктәбе яшьләре катнашкан чарада республика Президенты клубның яңа президентын тәкъдим итте.

“Ак Барс” –  үзенең җиңүләре белән республикабызны таныткан символы, - диде Миңнеханов. – 60 еллык тарихында клуб олы юл узып, илнең 4 тапкыр чемпионы булды, Гагарин Кубогын 2 тапкыр алды. Аның базасы иң шәбе, үзенең тәрбияләгән яшьләре бар – болар барысы да Шәфәгать Тәхаутдинов тырышлыгы. Ул “Ак Барс”та президент булган чорда 12 ел эчендә республика хоккее тормышы ничек үзгәргәнне күрәбез - бу нефтьчеләребез тырышлыгы. Хоккейның алга таба үсеше өчен әйбәт нигез салынган. Клубның яңа президенты Наил Маганов – ул Сезнең эшне дәвам итүче һәм Сездә тәрбия алган кеше. Инде ирешелгән дәрәҗәне саклап кына калмастан, планканы тагын да югарырак күтәрергә кирәк була”.

Команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов “хоккей гаиләсе” исеменнән Тәхаутдиновка рәхмәт әйтте, аңа 46 нчы номер язылган “алтын” майка һәм 2012 елдагы дөнья чемпионатының алтын медален тапшырды. “Бу Сезнең казанышыгыз”, - дип билгеләп үтте ул.

Шәфәгать Тәхаутдинов барысына да яхшы сүзләре өчен рәхмәт әйтеп, клуб президенты һәм республика федерациясендә булганда башкарылган эшләрне искә төшерде. “Без хоккейның нигезен булдырдык – ишегалларында 600 тартма, 40тан артык ябык өсле боз сарае төзедек – бу ил буенча иң яхшы күрсәткеч”, - дип басым ясап әйтте ул. Аның сүзләренчә, төп бурыч – үз шәкертләр тәрбияләү. Хәер, алар инде беренче командада уйный да, һәм бу - тренерлар тырышлыгы. Эстафетаны Магановка тапшырам һәм эшемне дәвам иттерүчегә бүләкләрнең яңаларына урын булган панно бүләк итәм, диде Шәфәгать Тәхаутдинов.

“Хоккей – республикада һәм тулаем Россиядә беренче номерлы спорт. Бу хоккейны популярлаштыруда гаять зур эш күрсәткече, без аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрәбез”, - диде Маганов. Тәхаутдиновка олы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, клуб традицияләрен дәвам иттерәчәкбез һәм алга барачакбыз, дип ышандырды Н.Маганов.

Команда капитаны Александр Свитов һәм аның ассистенты Артем Лукоянов Миңнехановка 99 нчы һәм Магановка 58 нче номер язылган хоккейчы киеме бүләк итте.

Хоккей идарәсен тантаналы итеп тапшырганнан соң, клуб җитәкчелеге матбугат конференциясе уздырды. Анда команданың бүгенге хәленә бәяләмә бирелде, һәм “Ак Барс”ның яңа сезондагы перспективалары хакында сүз булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20