Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

"Ак Барс" Казанда "Авангард" белән серияне башлый

 Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Омски "Авангард"ына каршы уйнап, Гагарин Кубогы"Көнчыгыш" ярымфиналының беренче матчын үткәрә.

"Татнефть-арена" боз сараенда бүгенге һәм иртәгә узачак очрашу 19.30 һәм 17.00дә башлана.  «Ак Барс» - «Авангард» матчларына  КХЛ арбитрлары: Виктор Гашилов, Александр Соин, Юрий Цыплаков, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин хезмәт күрсәтә (судьялар бригадсының ахыргы составы һәр матч башланырга ике сәгать кала мәгълүм була).

Быелгы сезонда «Ак Барс» белән «Авангард» үз бозларында җиңүләр белән алмашкан: Казанда "барслар" җиңсә - 4:2 Малыхин, Варнаков, Свитов, Лукоянов; Паршин-2), Омскида  "Авангард" өстен чыккан - 3:2 (Паршин, Соботка, Пивцакин; Азеведо, Варнаков).

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 92 тапкыр очрашкан; казанлылар активында 47 җиңү, 30 җиңелү һәм 15 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 288-218).

Бүгенге көндәшләр плей-оффның төрле этапларында өч тапкыр бер-берсе белән уйнаган һәм барысында да Казан командасы өстен чыккан, дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20