Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

"Ак Барс" командасы "Авангард" белән очраша

Бүген "Ак Барс" Омскида КХЛ чемпионатында җиденче матчын үткәрә. Очрашу Мәскәү вакыты белән 16.30да башлана. 

«Авангард» – «Ак Барс» уенына Континентлаь хоккей лигасы арбитрлары: Константин Оленин, Юрий Оскирко, Дмитрий Парфенов, Александр Сысуев хезмәт күрсәтә. Хоккей сөючеләр матчның трансляциясен «Россия-2» (16.25), КХЛ ТВ (16.20) һәм ТНВ (16.30) каналларында күрә ала.

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр бер-берсе белән 97 тапкыр уйнаган: казанлылар активында 51 җиңү, 31 җиңелү бар, 15 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 302–223).

Узган сезонда «Ак Барс» белән «Авангард» җиде тапкыр очрашкан. Ике очрашу регуляр беренчелектә булган: "барслар" Казанда откан - 4:2 (Малыхин, Варнаков, Свитов, Лукоянов; Паршин-2) һәм Омскида оттырган – 2:3 (Азеведо, Варнаков; Паршин, Соботка, Пивцакин).

Тагын биш уен Гагарин Кубогы өчен көрәштә узган: Казанда – 3:4 (Свитов-2, Брукбэнк; Широков-2, Пережогин, Семенов), 4:0 (Кольцов, Захарчук, Мирнов, Лукоянов), 2:0 (Меллер, Бурмистров); Омскида – 2:0 (Никулин, Азеведо), 3:1 (Глухов, Костицын, Захарчук; Семенов).           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20