Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

"Ак Барс" командасы "Металлург" белән күчмә уен үткәрә

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы "Металлург"ка каршы КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә.

Уен Мәскәү вакыты белән17 сәгатьтә башлана. Очрашуга Континенталь хоккей лигасы арбитрлары: Алексей Анисимов, Антти Боман, Константин Горденко, Виктор Томилов хезмәт күрсәтә. Хоккей яратучылар очрашуның туры трасляциясен КХЛ ТВ (репортаж 16.50дә башлана) һәм ТНВ (17.00) каналларында карый ала.

Быелга сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашкан. Казанда буллитлар буенча "Металлург" җиңсә - 3:2 (Мозякин, Осала, Коварж; Архипов, Малыхин), Магнитогорскида шулай ук буллитлар буенча "барслар" өстен чыккан - 2:1 (Варнаков, Малыхин; Вольский). Россия чемпионатлары кысаларында "Ак Барс" белән "Металлург" 90 тапкыр бер-берсе белән уйнаган. Казанлылар активында 45 җиңү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган һәм 41 очрашуда оттырган (алкалар аермасы 229-215), дип хәбәр итә "Ак Барс"ның матбугат хезмәте.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20