Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2015

"Ак Барс" командасы "Салават Юлаев" белән очраша

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Россия җыелмасының Карьяла кубогында катнашуы белән бәйле тәнәфестән соң, КХЛ чемпионатында чыгыш ясавын дәвам итә. 

КХЛ чемпионатының чираттагы матчында "барслар" Уфадан "Салават Юлаев" белән очраша. "Татнефть-Арена" боз сараенда узачак уен 19 сәгатьтә башлана.  «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчына   Континенталь хоккей лигисы арбитрлары: Вячеслав Буланов, Максим Сидоренко, Дмитрий Сивов, Роман Шиханов хезмәт күрсәтә.

Быелга сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашкан инде. "Барслар" икесендә дә оттырган: 13 сентябрьдә Казанда - 3:4 (буллитлар буенча), 20 сентябрьдә Уфада - 1:2. Ил чемпионатлары кысаларында «Ак Барс" белән «Салават Юлаев» 172 очрашу үткәргән: казанлылар активында  74 җиңү,  78 җиңелү бар, 20 уен тигез исәп белән тәмамланган (алкалар аермасы 516–541).

"Ак Барс" командасы "Салават Юлаев"ка биш матч рәттән оттырган. "Барслар" әлеге команданы соңгы тапкыр 2013 елның сентябрендә 4:3 исәбе белән җиңгән булган.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20