Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2017

"Ак Барс" командасы сезон алды контроль матчында уңышка иреште

«Ак Барс» хоккей командасы кичә Әлмәттә беренче сезон алды контроль очрашуы уздырды. Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы көндәше — җирле «Нефтяник» командасы Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә шактый каршылык күрсәте.

Әлеге матч «Ак Барс"ның овертаймда җиңүе белән төгәлләнде — 3:2. Хәлиткеч алканы Джастин Азеведо кертте. Ә аңа кадәр Казан командасы уенчылары Альберт Яруллин һәм Рафаэль Батыршин керткән алкага «Нефтяник"тан Даниэль Насыйбуллин белән Кирилл Адамчук җавап биргән иде.

Хоккей. Сезон алды контроль матчы."Нефтяник" (Әлмәт) — «Ак Барс» (Казан) — 2:3 (0:0, 0:1, 1:2, 0:1).

28 июльдә «Ак Барс» Казанда «Нефтехимик» белән очраша.

«Уен начар булмады. Безнең өчен дә, көндәшләргә дә файдалы булды», — диде уеннан соң «Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. — Яңа уенчыларның әзерлегенә әле бәя бирүе кыен. Сезоннарда яхшы әзерләнүебезне генә җиткерәм. Яңа уенчылар булырмы, дисезме? Әлегә әйтә алмыйм. Күрерсез!»

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы хитлары КОС 60 лет успеха