Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

"Ак Барс" командасы СКАны кабул итә

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионаты кысаларында үз бозында СКА белән чираттагы матчны үткәрә.

"Татнефть-арена" боз сараенда узачак очрашу 19.00дә башлана. «Ак Барс» – СКА матчына  Континенталь хоккей лигасы арбитры: Алексей Анисимов, Роман Гофман, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин хезмәт күрсәтә.

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 86 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 45 җиңү, 33 җиңелү бар, 8 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 239-219). Соңгы очрашу 16 октябрьдә Санкт-Петербургта узган һәм "барслар" җиңүе белән тәмамланган - 3:1 (Рылов, ткачев, Меллер; Кетов). СКАның әлеге җиңелүеннән соң команданың элеккеге тренерлар штабы оставкага җибәрелде, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20