Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

«Ак Барс» командасының ике хоккейчысы Олимпия җыелмасына чакырылды

Россия хоккей федерациясе Sochi Hockey Open сезон алды турнирында катнашу өчен Олимпия җыелмасы составын ачыклады. Анда Казанның «Ак Барс» командасыннан ике уенчы — Станислав Галиев белән Владимир Ткачев та бар.

Турнир 5−9 августта Сочида уза. Анда Россия милли җыелма командасының якындагы резервы булган Олимпия җыелмасыннан тыш СКА, «Металлург» (Магнитогорск), «Куньлунь», «Сочи» һәм Канада җыелма командалары да катнаша.

Команда белән Олег Браташ җитәкчелек итә. Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тренерлар штабы Sochi Hockey Open кысаларында Олимпия җыелмасына турнирда катнашучы башка командалардан да кандидатларны сынап карарга хокуклы.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха