Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

“Ак Барс” Континенталь хоккей лигасының яңа сезонын “Слован” белән матчта ача

Бүген Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда “Ак Барс” сезонның тәүге уенын үткәрә. Казанлылар сигезенче тапкыр “Слован” (Братислава, Словакия) хоккейчылары белән очраша. Уен 19.00дә башлана. Матчка КХЛ арбитрлары Андрис Ансонс, Юрий Оскирко, Александр Нестеров, Александр Чернышев хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә “Ак Барс”ның матбугат хезмәте.

Моңа кадәр “Ак Барс” белән “Слован” җиде очрашу үткәргән: казанлылар аларда өч тапкыр җиңү яуласа, дүрт тапкыр оттырган (алкалар аермасы 13-14). Узган сезонда командалар кунакта җиңүләр белән алмашкан: Казанда “Слован” откан - 1:0 (Надь), Братиславада “Ак Барс” өстен чыккан – 2:1 буллитларда (Ткачев, Малыхин; Баркер). Очрашуларның бөтен тарихында “Ак Барс” уенчылары “Слован”ны төп вакытта нибары бер тапкыр җиңгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20