Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.10.2015

“Ак Барс” Никулин һәм Терещенко командасын җиңүгә иреште

Кичә Казанның “Ак Барс” командасы КХЛ чемпионатының Казанда узган матчында Мәскәүнең “Динамо” командасынннан өстен чыкты. Ерак Көнчыгышта ике “коры” җиңелүдән соң, “Татнефть-арена”да казанлылар 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

“Ак Барс” һәм “Динамо” очрашуы, беренче чиратта, “Никулин и Терещенко үзләренең элеккеге клубларына каршы” дигән элмә язу белән игътибарны җәлеп итте. Хоккейчыларның икесе дә “Ак Барс”та шактый озак уйнады, тик карьералары азагына якынлашканда янә үзләре тәрбияләнгән клубка әйләнеп кайтты.

Уен башында әллә ни куркыныч моментлар булмады. Әмма “Динамо” уенчысы Кокарев хилафлыгы өчен 2 минутка чыгарылуга, “барслар” өстенлегеннән файдаланды – Альберт Яруллин капка артында алка өчен көрәшеп, аны капка алдында Михаил Варнаковка ата, соңгысы аны капкага озата.

“Ак Барс” акрынлап инициативаны үз кулларына ала, хуҗалар көндәшләренә караганда бозда җитезрәк күренде. Икенче периодта “Динамо” икенче голны керттерә. Шул ук Варнаковка уңыш елмая, шулай итеп аның исәбендә “дубль” була.

Өченче периодта “Ак Барс” атаканы бераз читкә куеп, сакчы позициясендә ныграк уйный. “Динамо” хоккейчылары шактый агрессив атакага керешеп, исәпне үзгәртә: Дмитрий Вишневский зәңгәр линиядән төгәл атып, Эмиль Гарипов капкасына гол кертә. “Ак Барс” шулай ук ерактан төгәл ату белән җавап кайтара. Икенче периодта бераз имгәнү алып, тәнәфестән соң янә бозга кайткан Альберт Яруллин команданың күпчелегеннән файдаланып, зәңгәр линиядән төгәл атып гол кертә – исәп 3:1 була.

Әмма кунаклар бирешми – өченче период тәмамлануга ике минут кала, дубль авторы Михаил Варнаков командасын азчылыкта калдыра, “Динамо” моннан файдаланып, исәпне 3:2 итүгә ирешә.

“Ак Барс” (Казан) – “Динамо” (Мәскәү) – 3:2 (1:0, 1:0, 1:2).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20