Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.03.2016

«Ак Барс» ның биш уенчысы өй ДЧ на әзерлек өчен җыелма командага чакырылган

Россиянең хоккей буенча илкүләм командасы тренерлар штабы өй Дөнья чемпионатына әзерлек өчен КХЛ клубларының 25 уенчысын сборга чакырды.
Бу составка Казанның “Ак Барс” командасының берьюлы биш уенчысы - капкачы Станислав Галимов, ярымсакчы Альберт Яруллин, форвардлар Артем Лукоянов, Федор Малыхин һәм Владимир Ткачев кергән.
Сбор «Новогорск» өйрәнү-тренировка үзәгендә 31 марттан 7 апрельгә кадәр узачак. Аннары команда «Еврочеллендж» халыкара турниры кысаларында Санкт-Петербургта Норвегия җыелма комндасына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте.
Җыелма командага чакырылган хоккейчылар исемлеге:
капкачылар Александр Еременко («Динамо» М), Станислав Галимов («Ак Барс»), Иван Налимов («Адмирал»); 
ярымсакчылар Артем Аляев («Торпедо»), Дмитрий Вишневский, Андрей Миронов (икесе дә – «Динамо» М), Илья Любушкин («Локомотив»), Ярослав Дыбленко («Спартак»), Максим Игнатович, Виталий Меньшиков (икесе дә – «Сибирь»дан), Зият Пайгин («Сочи ХК»), Альберт Яруллин («Ак Барс»);
һөҗүм итүчеләр Егор Аверин, Даниил Апальков, Владислав Картаев, Андрей Локтионов (барысы – «Локомотив»тан), Максим Карпов («Динамо» М), Владимир Галузин («Торпедо»), Вячеслав Лещенко («Спартак»), Артем Лукоянов, Федор Малыхин (икесе дә – «Ак Барс» тан), Степан Санников, Максим Шалунов, Сергей Шумаков (барысы да – «Сибирь»дан), Владимир Ткачев («Ак Барс»).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20