Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2016

"Ак Барс" Омскиның "Авангард" командасын җиңде

15 сентябрь Казанның “Ак Барс” командасы үз бозында Омскиның “Авангардын” кабул итте. Ныклы көрәштә 1:0 исәбе белән хуҗалар җиңү яулады.

Күп кенә Казан тамашачылары “Татнефть-Арена"дагы бу уенга аерым бер теләк белән килүләрен әйттеләр, чөнки көндәшләрне бозга “Ак Барс"та күп еллар уйнаган Евгений Медведев капитан буларак алып чыкты.

“Ак Барс” капкасын соңгы вакытта алыштыргысыз Эмиль Гарипов саклады. Шуны әйтергә кирәк, әлеге сезонда бу аның беренче “коры” уены.

Командалар алкалар исәбен ике период дәверендә ача алмады. Бары тик 3 нче периодта гына “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо шедевр ясый. Джастин Азеведо Артем Лукоянов пасыннан соң, капка артыннан килеп кәшәкәнең уңайсыз ягыннан алка кертә.

Степан Захарчук исә, батырлык күрсәтеп алка астына ятып, үз гәүдәсе белән казанлылар капкасын саклап кала. Капкачы Эмиль Гарипов фикеренчә, Захарчук уенның “Иң яхшы уенчысы” исеменә лаек.

Баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов уенны тиз һәм кызыклы булды дип саный. “Уен тиз һәм кызыклы булды. Һөҗүм линиясе дә, саклану линиясе дә тиешле дәрәҗәдә иделәр. Команданың  җиңүе әйбәт”.

Континенталь хоккей лигасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, “Татнефть-Арена"га 6094 тамашачы килгән. 11 уеннан соң “Ак Барс” 16 очко белән Харламов дивизионында 4 баскычны били. Киләсе очрашуны “Ак Барс” Хабаровск шәһәрендә “Амур” командасы белән үткәрәчәк.

“Ак Барс” – “Авангард” – 1:0 (0:0, 0:0, 1:0)

Алканы кертте: Джастин Азеведо (Артём Лукоянов)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20