Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

"Ак Барс" плей-оффны 22 февральдә "Салават Юлаев" белән уеннан башлый

"Ак Барс" плей-оффны 22 февральдә "Салават Юлаев" белән уеннан башлый  Казанның "Ак Барс" командасы КХЛның даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча Көнчыгыш конференциядә бишенче урынны биләде. Бу кичә Тольяттиның "Лада" клубын 3:1 исәбенә отканнан соң мәгълүм булды.

Плей-оффның беренче раундында - "Көнчыгыш" конференциясенең 1/4 финалында "барслар"ның көндәше Уфаның "Салават Юлаев" командасы булачак. Сериянең беренче ике уены 22 һәм 24 февральдә Башкортстан башкаласында узачак. Өченче һәм дүртенче матчлар 26 һәм 28 февральдә Казанда үтә.

Көнчыгыш конференциясенең калган парлары: «Авангард» – «Нефтехимик», «Металлург» Мг – «Автомобилист», «Сибирь» – «Адмирал».  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20