Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

"Ак Барс" сезонда беренче тапкыр "Лада"га оттырды

"Ак Барс" сезонда беренче тапкыр "Лада"га оттырды Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның даими чемпионатының соңгы күчмә матчында оттырды.

Бүген Тольяттида Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре буллитлар буенча "Лада"га җиңелде. Очрашуның төп вакыты 0:0 исәбе белән тәмамланды. Овертаймда да җиңүче ачыкланмады, ә буллитларда боз хуҗаларына җиңү елмайды.  0:1 - "Ак Барс" җиңелде.

Искәртеп узабыз: алдагы очрашуларда казанлылар 2 тапкыр ышанычлы җиңү яулаган иде - 4:1 һәм 5:3.

Матчта имгәнгән Федор Малыхин, Альберт Яруллин, Марек Дялога, шулай ук Владимир Ткачев, Степан Захарчук һәм Дамир Мусин катнашмады. Казан командасы киләсе матчны берсекөнгә Ярославльнең "Локомотив" командасына каршы үткәрәчәк.

«Лада» (Тольятти) – «Ак Барс» (Казан) – 1:0 Б (0:0, 0:0, 0:0, 0:0, 1:0) 1:0 – Белоусов (җиңү буллиты).  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20