Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

«Ак Барс» Швеция форварды белән килешү төзегән

«Ак Барс» хоккей клубы Швециянең 27 яшьлек һөҗүмчесе Маттиас Шегрен белән килешү төзеде.
Шегрен, узган сезонда «Линчепинг» өчен чыгыш ясап, Швеция хоккей лигасының иң яшы форвардына тапшырыла торган «Петер Форсберг Трофи» бүләгенә лаек булды. Узган сезонда ул шул команда өчен чыгыш ясаганда даими чемпионатларның 42 матчында 26 (9+17) очко һәм плей-офф очрашуларында 11 очко җыйган. Күптән түгел тәмамланган Дөнья чемпионатында “барс”лыларның яңа уенчысы 8 матчта 5 очко җыйды.
Яңа уенчының буе – 189 см, авырлыгы – 97 кг. Ул «Регле» (Энгельхольм, Швеция), «Ферьестад» (Карлстад, Швеция), «Херши Бирз» (Херши, АКШ), «Линчепинг» (Линчепинг, Швеция) командаларында уйнаган. Дөнья чемпионатларында 2011 елда көмеш һәм 2014 елда бронза призер, 2011 елда Швеция чемпионы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20