Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

«Ак Барс» соңгы күчмә матчын үткәрә

Бүген «Ак Барс» агымдагы даими беренчелектә Тольяттида «Лада» га каршы соңгы күчмә матчын үткәрә.
«Лада» (Тольятти) һәм «Ак Барс» (Казан) командалары арасындагы матч Мәскәү вакыты белән 18 сәгатьтә башлана. Очрашуда КХЛ арбитрлары Сергей Кулаков, Павел Овчинников, Дмитрий Голяк, Александр Нестеров хезмәт күрсәтә.
«ТНВ» - “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы хоккей җанатарларына матчтан туры трансляция (18.00) тәкъдим итә.
Бу сезонда «Ак Барс» белән «Лада» ике тапкыр очраштылар. «Барс»лылар үз көндәшләрен ике тапкыр җиңде: Тольяттида – 4:1 (Варнаков-2, Обухов, Меллер; Мастрюков) һәм Казанда – 5:3 (Азеведо-3, Малыхин, Варнаков; Комаров, В.Стрельцов, Бумагин). Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр барлыгы 105 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 47 җиңү, 14 тигез исәп һәм 44 җиңелү, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20