Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.08.2016

«Ак Барс» үз бозында Хорватиянең «Медвешчак» командасы белән уйный

 Бүген Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчында «Медвешчак» (Загреб) белән очрашачак. Ике команда арасындагы уен «Татнефть-арена» боз сараенда 19.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә "Ак Барс" хоккей клубы матбугат хезмәте.

«Ак Барс» – «Медвешчак» матчын Континенталь хоккей лигасы судьялары Владимир Букин, Алексей Васильев, Александр Отмахов һәм Станислав Раминг хөкем итәчәк.

«Ак Барс»-«Медвешчак» очрашулары тарихында биш матч бар: казанлылар активында 4 җиңү, 1 җиңелү. Узган сезонда "барс"лар ике матчта та җиңгән: Казанда – 2:0, Загребта – 4:3.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20