Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

"Ак Барс" үз бозында сезонның беренче уенын үткәрә

 "Татнефть-арена" боз сараенда КХЛ чемпионатының яңа елда беренче матчы уза, анда "Ак Барс" (Казан) һәм "Авангард" (Омск өлкәсе) командалары очраша. Матч 19.00дә башлана.

Уенга Континенталь хоккей лигасы арбитрлары: Вячеслав Буланов, Антонин Йерабек, Александр Захаренков, Глеб Лазарев хезмәт күрсәтә.

Бу беренчелектә көндәшләр 8 сентябрь көнне Омскида очрашты, әлеге уенда "Ак Барс" өстен чыкты - 3:2 буллитлар буенча (Азеведо, Денисов, Малыхин; Кемпни, Черников). Ил чемпионаты кысаларында командалар бер-берсе белән 98 тапкыр уйнаган. Казанлылар активында 52 җиңү бар, 15 матч тигез исәпкә тәмамланган, ә 31 уенда оттырган (алкалар аермасы 305-225), дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20