Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2016

«Ак Барс»өченче тапкыр рәттән буллитлар буенча оттырды

«Ак Барс»өченче тапкыр рәттән буллитлар буенча оттырдыКичә «Ак Барс» өченче тапкыр рәттән буллитлар буенча оттырды. Казанлыларга янә уңыш елмаймады, бу юлы “Локомотив” белән уенда 2:3 исәбе белән оттырдылар.

Кичә КХЛ чемпионатының өй матчында Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары Ярославльнең “Локомотив” командасын кабул итте. Бу очрашу белән “барс”лылар үз мәйданчыкларында даими чемпионатның соңгы сериясен ачты.
Овертаймда «Ак Барс» әздән генә очрашуны үз файдасына хәл итмәде. Әмма уен янә матчтан соңгы буллитлар буенча хәл ителде. Буллитлар сериясендә кунакларга Стаффан Кронвалль буллиты җиңү китерде.
“Ак Барс” киләсе матчны иртәгә “Сочи” хоккей командасына каршы үткәрә.
«Ак Барс» (Казан) – «Локомотив» (Ярославль) – 2:3 (1:1, 1:1, 0:0, 0:0, буллитлар – 1:2).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20