Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

«Ак Барс»та - яңа генераль менеджер

Бүген «Ак Барс»ның элеккеге вице-президенты Равил Шәвәлиев Казан хоккей клубының генераль менеджеры вазифасына билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына команданың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, тиздән яңа вазифага билгеләнү турындагы мәгълүмат "барс"ларның рәсми сайтында пәйда булачак. Берничә ел дәвамында Казан клубында генераль менеджер вазифасы юк иде.

Р.Шәвәлиев 2004-2013 елларда "Ак Барс" вице-президенты вазифасында хезмәт куйды.

Элегрәк "Ак Барс"ның генераль менеджеры вазифасы казанлыларның һәм Россия җыелма командасының элеккеге капитаны, хәзер Яшьләр хоккей лигасы җитәкчесе Алексей Морозовка тәкъдим ителгән иде, әмма хоккейчы ризалашмады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20