Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

«Ак калфак» җәүһәрләре – Яшел Үзәндә

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13−15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздырды. Быелгы җыенга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 400 делегат килде.

Форумның беренче көнендә делегатлар дүрт төркемгә бүленеп, республика районнарында булды. Кунаклар шулай ук Яшел Үзәнгә дә килде. Аларга зур эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Беренче тукталыш — Исак авылында урнашкан ачык һавадагы этнография музее. Аннан якташыбыз Каюм Насыйри туган авылы Кече Шырданга юл тоттылар. Аларны авылның активистлары гармун моңы белән бик җылы итеп каршы алды, төзелеп килүче мәчет белән таныштылар, Шырдан катыгыннан авыз иттеләр. Форум делегатларын югары дәрәҗәдә кабул итәр өчен Олы Ачасырда да ныклап әзерләнгәннәр иде. «Зөбәрҗәт» ансамбле кызлары кунакларны биетте дә, җырлатты да. Бәрәңге, катык, коймак — нәкъ авылча итеп әзерләнгән табында сыйланып кына калмыйча, теләүчеләр Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мичендә үзләре дә коймак пешереп карады. Чит илдән килгән якташларыбызга чып-чын авыл тормышын күрү аеруча ошады, дип яза «Яшел Үзән» газетасы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин