Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2016

«Ак Барс» үз мәйданчыгында соңгы уеннар сериясен башлый

Бүген Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ даими чемпионатының соңгы өй сериясен башлый. Үз боз мәйданчыгында 7 матч үткәргәннән соң, казанлылар плей-оффта старт ала.
Бүген КХЛ чемпионатының чираттагы матчта Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары Ярославльнең “Локомотив” командасы белән «Татнефть-арена» боз сараенда 19 сәгатьтә очраша. «Ак Барс» - «Локомотив» матчында КХЛ арбитрлары Анатолий Захаров, Антонин Йерабек, Алексей Михель, Евгений Стрельцов хезмәт күрсәтә.
Бу сезонда «Ак Барс» һәм «Локомотив» 29 августта очрашты: «барслар» Ярославльдә 1:3 исәбе белән оттырды. Көндәшләр чемпионат кысаларында барлыгы 136 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 54 җиңү, 14 тигез исәп һәм 68 җиңелү, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20