Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

Акча банкнотларында КФУның төп бинасы рәсеме урын алырга мөмкин

Республиканың төп вузы саналган Казан федераль университеты яңа акча банкнотларында университетының төп бинасының рәсемен күрсәтүне тәкъдим итә. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУ ректорының инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Андрей Артемьев банкноттагы рәсем университетка зур өстенлек һәм аны бай тарихы турында сөйләү мөмкинлеген бирәчәк дип саный. Казан университетының 210 еллык тарихында төрле чорларда Лев Толстой һәм Владимир Ульянов-Ленин белем алган, ә бөек Николай Лобачевский ректор булган.

"Акча әйләнешендә бу купюраларга ихтыяҗ булачак дип, ышанып әйтергә мөмкин. Ул Казан университеты брендын таныту өчен дә көчле инструмент. Хәзер КФУда укый, диплом ала торган студентлар өчен дә отышлы, чөнки университетны популяр итү - ул дипломны таныту дигән сүз, ягъни статус", - дип белдерә Артемьев.

Рәсем өчен онлайн-тавыш бирү 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Казаннан символлар картасына Кремль һәм Кол Шәриф мәчете дә эләккән.

Искәртеп үтик, Россия банкы онлайн-тавыш бирү үткәрә, аның нәтиҗәсендә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә сурәтләнәчәге хәл ителәчәк. Тәкъдим ителгән сим

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20