Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

АКШтагы ягулык запаслары турындагы мәгълүматлардан соң нефть арзанайган

 Кичә 2,8 процентка арткан нефть бәяләре, бүген АКШ базарындагы ягулык запаслары арту турындагы мәгълүматлардан соң, янә төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" «Bloomberg» агентлыгына сылтама белән.

Запаслар 3,45 млн баррельгә арткан. Запаслар турындагы бүген бастырылачак мәгълүматлар да үсешне күрсәтергә мөмкин.

Мәскәү вакыты белән 8.00гә Лондонның ICE Futures биржасында Brent нефтенә июль фьючерслары 0,5 процентка, барреле 45,31 долларга кадәр төшкән. Нью-Йорк товар биржасындагы (NYMEX) сатулар барышында WTI нефтенә июнь фьючерслары шулай ук 0,5 процентка - барреле 44,42 долларга кадәр кимегән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20