Аксубайда ана белән баланы, йоклаган вакытта, күсе тешләгән

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, май аенда Аксубайда хайваннар тешләвеннән зыян күргән кешеләр саны арткан, дип яза җирле басма.
Эт тешләп кенә дә 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның алтысы район үзәгендә зыян күргән. 2 очрак Культура поселогында була. Зыян күрүчеләр арасында 9 яшьлек малай да бар.
Районда, этләрдән кала, кешегә күсе ташлануы да теркәлгән. Төнлә йоклап яткан ана белән баланы күсе тешләгән. Ә җәй башында бер
Этләр асраучы Михаил Сулейманкин сүзләренә караганда, бу очраклар барысы да хайваннарның үрчү чоры белән бәйле.
— Әгәр дә сезне нинди дә булса хайван тешли икән, шунда ук медицина ярдәме алырга ашыгыгыз, — дип ассызыклады Роспотребнадзор Идарәсенең баш
Аксубайда тешләү очракларының күп булуы хуҗасыз этләрнең артуы белән бәйле.
— Этләрнең күпләп йөрүенә юлыккан кешеләр безгә, башкарма комитетка мөрәҗәгать иткәннәр иде инде, — дип белдерде бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. — Билгеле санда мөрәҗәгатьләр килеп ирешкәннән соң, без андый этләрне аулау белән шөгыльләнә торган фирманы чакыртабыз.
Хайваннарны аулау таләп ителгәндә, «Хуҗасыз этләр» категориясен сайлап, «Халык контроле"нә хәбәр итәргә, моның өчен ерактан булса да хайванны фотога төшерергә кирәк.
Тешләгән этнең хуҗасы ачыкланганда, Гражданлык кодексына нигезләнеп, эт хуҗасыннан суд тәртибендә матди зыян акчасын түләттереп тә була, — дип билгеләп үтте прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов. — Бу киемгә зыян килгән, дәвалануга тотылган акча һәм рухи зыян өчен түләү була ала. Эт — зыян китерергә сәләтле куркыныч объект, ә хуҗасы аның өчен җаваплы булырга тиеш, диелгән район хәбәрендә.
Ахыргы хәбәрләр
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова