Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2017

Аксубайда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эшли

Аксубай районында Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эш алып бара, дип яза җирле басма.

Бу кешеләрне уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, укучылар белән очрашалар, әңгәмәләр уздыралар, өлкән сугышчылар буыны вәкилләренең өйләренә барып хәлләрен белешәләр. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзы җирле бүлегенең чираттагы утырышы узды. Анда алар дөньядагы сәяси вакыйгалар турында фикер алыштылар, проблемалар турында сөйләштеләр. Очрашуны хәрби-кулланма спорт төре — пневматик винтовкадан ату ярышлары һәм Калашников автоматын сүтеп җыю дәвам итте.

— Илебездән читтә Ватанга хезмәт иткән елларны искә алдык. Элеккеге солдатларның корал белән ничек эш итәргә кирәклеген онытмаулары безне шатландырды, — дип белдерде КГТ ветераны Георгий Мадюков. Ветераннарның очрашуы хәтер обелискына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин