Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.08.2016

Актаныш районында барлык мәйданнарның 87 процентында ашлык җыелган

Актаныш районында барлык мәйданнарның 87 процентында ашлык җыелганТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Актаныш районы хуҗалыклары кырларын очкычтан карап әйләнгәч, җирле аграрийлар төбәктә урып-җыю кампаниясе барышы турында мәгълүмат бирде. Игенчеләр белән сөйләшеп алгач, Рөстәм Миңнеханов Мәдәният йортын капиталь төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсе белән танышты, яңартылган яр буен ачуда катнашты.




Актаныш районына эш сәфәрендә Татарстан лидеры белән бергә республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев та йөрде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Актаныш төбәгендә быел бөртекле культуралар 44 мең гектарда чәчелгән, хәзерге вакытта кыр батырлары мәйданнарның 87 процентында (38,2 мең гектарда) игеннәрне җыеп алган. Ашлык гектарыннан 33 центнер чыга. Һәр көнне биредә җирле аграрийлар 3 мең тонна ашлык суктыра. Актаныш районы – быел урып-җыю кампаниясендә лидерларның берсе исәпләнә: урып-җыю кампаниясе төгәлләнергә 10 көн кала монда 126 мең тонна ашлык җыелган.

Моннан тыш, район сөт җитештерүдә республика буенча 4 нче урында тора – тулаем савым тәүлегенә 156 тонна тәшкил итә.

Актаныш районына сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов “Агыйдел” Мәдәният йортын күздән кичерде. Биредә капиталь төзекләндерү кысаларында төзүчеләр бөтен коммуникацияләрне дә алыштырган, түбәсен һәм фасадын ремонтлаган. Икенче катында бию түгәрәкләре өчен бүлмәләр каралган.

Татарстан Президенты Актаныш авылында уңайлыклар булдырылган яр буен ачу тантанасында катнашты. Аның территориясендә яктырткычлар, эскәмияләр, чүп саваытлары куелган. Буада хәзер яктырткычлы фонтан эшли. Шулай ук уен комплексы, спорт мәйданчыгы да бар.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында искәртеп, Татарстанның бүген һәр районында һәм шәһәрендә ял парклары ачыла, су саклау зоналарын уңайлыклар белән тәэмин итү эшләре алып барыла, диде. “Сез бик матур урын сайлагансыз. Без, үз чиратыбызда, сезнең белән бергә шатланабыз. Биредә әле эшләр күп, әмма яхшы гына башлангычы бар, - диде ТР Президенты. - Республика җитәкчелеге авыл җирлекләрендә шәһәрнекеннән бер ягы белән дә аерылмый торган уңайлы тормыш шартлары булдыруны максат итте”.

Район башлыгы Фаил Камалиев Татарстан Президентына яңа парк өчен рәхмәт әйтте.

Республика лидеры аннары Актаныш агрегат заводына булды. Анда “КАМАЗ” ГАҖ өчен комплектлау кирәк-яраклары җитештерелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20