Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Актанышта балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшли башлады

Актаныш районы мәчетләрендә ел дәвамында укулар оештырылып, дин сабаклары бирелә. Балаларны әхлаклы, дини гыйлемле итү максатыннан, җәйге чорда рухи-сәламәтләндерү үзәкләре дә эшли. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Июль аенда Актаныш авылы «Җәмигъ» һәм «Бүләк» мәчетләре каршында, Чалманарат, Чуракай, Колын, Күҗәкә, Яңа Әлем, Яңа Кормаш авылларында шулай ук рухи-сәламәтләндерү үзәкләре оештырылган. Биредә балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелә. Шулай ук спорт төрләре белән дә шөгыльләнәләр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенә. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнгән.

Актаныш «Җәмигь» мәчетендә лагерь 3нче июльдән 13 июльгә кадәр оештырылган. Малайлар — 9.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр, кызлар 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр шөгыльләнәчәк.

«Бүләк» мәчетендә лагерь шулай ук 3нче июльдән 13 июльгә кадәр эшли. Кызлар һәм малайлар бер үк вакытта — 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр дини һәм рухи-әхлакый белемнәрен арттырачак, ял итәчәк, диелә сайттагы хәбәрдә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!