Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

Актанышта өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде

4 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар — барлыгы 13 райондашыбыз катнашты, дип яза җирле басма.

Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин