Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2016

Алабуга аша «Бег мира» факел эстафетасы узды

«Бег мира» бөтенроссия факел эстафетасында катнашучылар Алабугада булды. Алар биредә укучылар белән очрашты.

"Сезгә кадәр 11 көн йөгердек, бу вакыт эчендә факелны, мөгаен, 1,5 мең кеше тотып чапкандыр. Безгә факелны Татарстанда ничек кабул итүләре ошый . Балалар йөзендәге бәхет билгеләрен яшереп булмый", - дип билгеләп үтте «Бег мира» акциясе координаторы Константин Рыбин.

Эстафета 1 июньдә Пермьда башланды. Факел йөртүчеләр аны 4 августта Эстония чигендә тәмамларга планлаштыралар. Эстафетаның гомуми озынлыгы - 19 мең км. Ул республика территориясе буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уза.

Эстафетада барлыгы 20 кеше катнаша, алар, нигездә, - Пермьда яшәүчеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20