Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.08.2015

"Алабуга" МИЗда «Драйлок Технолоджиз» заводы төзелешенә яңа старт бирелде

"Алабуга" МИЗда «Драйлок Технолоджиз» заводы төзелешенә яңа старт бирелде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген "Алабуга" МИЗда гигиена эшләнмәләре җитештерү буенча «Драйлок Технолоджиз» заводы төзелешенә яңа старт бирелде.

Искәртеп узабыз: узган ел, кризис аркасында, әлеге предприятиене төзү эшләре туктатылган иде, менә хәзер ул яңадан башланды. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән "Drylock Technologies" холдингы президенты Барту Ван Малдерен  боз эчендә сәгать урнаштырылган кубны символик чүкеч белән ватты һәм шул мизгелдән завод төзелеше вакыты санала башланды.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, Россиядә әлеге заводның продукциясенә ихтыяҗ зур, чөнки проект импортны алмаштыра. Моннан тыш, "Алабуга" МИЗда Бельгиянең «Драйлок Технолоджиз» заводы төзелешен яңарту Татарстан үз проектларын тормышка ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторлар өчен уңай сигнал булып тора.

"Без партнерыбыз уйларга вакыт алып, вәзгыятьне бәяләп, Россия базарының зур булуын, РФ, ТР җитәкчеләре, шулай ук махсус икътисади зона администрациясенең проектны тормышка ашыру белән кызыксынуын аңлавына шатбыз. Проект уңышлы булачак дип уйлыйм. Сезнең производство гына түгел, партнерларыгыз да безнең ярдәмгә исәп тота ала. Бу Татарстан һәм Россия, шулай ук чит ил компанияләре дә булырга мөмкин. Мин сезнең арттан партнерларыгыз да килер дип өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чит ил партнерына.

Холдинг директоры Барту Ван Малдерн, үз чиратында,  билгеләп узганча, биредә алар дөнья дәрәҗәсендәге производствоны тормышка ашырырга тели. "Без бинаны төзү буенча эшләрне янә башлавыбызга шатбыз. Без импортны алмаштырырга сәләтле җитештерү оештыру өчен килдек. Бүген биредә процессны башлыйбыз, шулай ук Россиянең күп өлешендә производстволарыбызны урнаштырачакбыз. Бүгенге көндә чималның күп өлешен чит илдән сатып алабыз. Шуңа безнең өчен дә, Россия һәм Татарстан, шулай ук безгә товар җибәрүчеләр өчен дә биредә урнашу яхшы булыр иде дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте чит ил инвесторы.

«Драйлок Технолоджиз» заводын 2016 елның җәендә эшли башлар дип ниятләнә. Биредә 280нән артык эш урыны булдырылачак. Предприятие аена 140 млн данәдән артык продукция җитештерергә сәләтле. Завод 14 линиягә исәпләнгән, алар берничә ел дәвамында акрынлап файдалануга тапышырлачак. Төп сату базары - Россия һәм Таможня берлеге илләре. Проектка инвестицияләр 49 млн еврога (2 млрд сумнан артык) якын тәшкил итә, завод план буенча 7-10 елдан соң үзен акларга тиеш. 

Бельгиянең «Драйлок Технолоджиз» компаниясе "Алабуга" МИЗ резиденты статусын 2013 елның мартында алды. 2013 елның III кварталыннан башлап 2014 елның III кварталына кадәр җир кишәрлеген әзерләү буенча эшләр башкарылган, бинага нигез салынган, әмма бераздан финанслауга бәйле кыенлыклар аркасында объект төзелеше туктатылган. Әмма 2015 елның июль аенда Россия базарындагы потенциал һәм перспективаларны бәяләп, Бельгия компаниясе завод төзелешен яңарту карарын кабул иткән. 

Бүгенгә "Алабуга" МИЗда 45 резидентың 19ы җитештерү эшенә керешкән. Инвесторлар 92 млрд сумнан артык акча салган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20