Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Алабуга урманнарында еланнар активлашкан

Алабуга урманнарында, шул исәптән «Түбән Кама» милли паркы җирләрендә, еланнар активлашкан, шуңа күрә урман массивларында гөмбә җыйганда сак булырга киңәш ителә.

Җирле урманда, бөтен республикадагы кебек, кара елан һәм бакыр еланнар яши. «Татарстан Республикасында берничә төр елан гына яши: гади кара елан, гади тузбаш һәм бакыр елан. Урманда сак булырга кирәк, чөнки гөмбә җыю белән мәшгуль булып, кешеләр кояшта кызынып ятучы кәлтә һәм еланнарны күрми. Шул ук вакытта кара елан да, бакыр елан да Кызыл китапка кертелгәнен истән чыгармаска кирәк, димәк, аларны саклыйлар», — дип белдерде «Түбән Кама» милли паркының фән буенча директор урынбасары Юлия Лукьянова.

Еланнар беренче булып ташланмый һәм, гадәттә, кеше аның яныннан куркынычсыз аралыкта үтеп китәр, дип, көтеп торалар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций