Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.07.2017

Алабуга юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 млн сум бирелгән

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үзенең кул астындагыларга комиссия белән шәһәрдәге барлык ишегалларын йөреп чыгарга һәм кайда юл катламын төзекләндерергә кирәклеген ачыкларга кушты, дип яза җирле басма.

Алабуга юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. «Аларны кварталлар арасындагы юлларны рәтләүгә тоту, кирәк урында — машина кую урыннарын киңәйтү кирәк. Киләсе елда бөтен игътибарыбызны ишегалларына юнәлтәчәкбез, аларны беренче чиратта төзекләндерәчәкбез», — диде район башлыгы.

Быел шәһәрнең аскы өлешендә һәм Нефтьчеләр пропектында тротуарлар барлыкка киләчәк. Балалар мәйданчыклары турында да сүз булды, аларны 15 урында урнаштырырга исәплиләр. Моңа ике ай вакыт үтәчәк. Геннадий Емельяновны бу ара канәгатьләндермәде. Соңгы көннәрдә төзү өлкәсе тарафына болай да шелтә яудырган башлык эшләрне тизрәк башкару өчен, чишелеш табарга боерды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин