Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Алабугада иң яхшы табибны ачыклауга интернет аша тавыш бирү бара

Алабугада июнь аенда «2017 елның иң яхшы табибы"н игълан итәчәкләр. Иң яхшы медицина хезмәткәрен җирле газета сайтында һәм шулай ук Үзәк район хастаханәсе сайтында интернет аша тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар.

Мондый конкурс 10 ел дәвамында уздырыла. Җиңүчене гадәттәгечә Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырыла торган тантанада — Мәдәният йортында игълан итәчәкләр. Иң яхшы табиб 35 мең сумлык Сертификат белән бүләкләнәчәк. Быел «Иң яхшы табиб» исемен алуга 180 кеше дәгъва итә.

Ел саен тавыш бирүдә 2 меңнән артык алабугалы катнаша. Быел интернет аша тавыш бирү 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 2016 елда Алабуганың иң яхшы табибы исеменә медицинада 35 елдан артык хезмәт иткән балалар табибы Зимфира Матурина лаек булган иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!