Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Алабугада мәктәп укытучыларының халыкара фестивале үтә

7 августтан 9 августка кадәр КФУның Алабуга институтында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә мәктәп укытучыларының халыкара фестивале үтә. Быел сигезенче тапкыр уздырыла торган фестивальнең темасы — «Яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандарты — мәктәп мәгарифен методик яктан яңарту», диелгән КФУ медиапорталы хәбәрендә.

Форум эшендә мәгариф өлкәсеннән 1,5 меңнән артык белгеч катнаша.
Татарстанның һәм Россиянең мәктәп укытучылары биредә төрле илләрдә белем бирүнең нәтиҗәле алымнары белән танышачак, мастер-классларда һөнәри осталыкларын күтәрәчәк. Программа модераторлары — Россия, АКШ, Германия, Израиль, Сингапур, Төркия, Словакия, Беларуссиядән 50дән артык әйдәп баручы галим һәм иң яхшы педагоглар.

Фестивальдә өч көн дәвамында 100 дән артык чара каралган. Осталык дәресләрендә укытучылар «Мобиль кушымталар нигезендә дәрес барышын динамик үзгәртү», «Электрон Moodle мәгариф мохитен яңа буын интерактив уку курсларын булдыруда куллану», «Анимацияне компьютер интеграциясе аша үстерү», «Баш мие серләре» темаларын һәм башка мәсьәләләрне карыйлар. Фестивальнең бер мәйданчыгы «Яшь укытучы: һөнәрдә калу» җәйге педагогик мәйданына багышлана.

Фестивальдә беренче тапкыр «Фән төне» — КФУның Алабуга институтыннан фәнни-мәгариф проекты кызыклы интерактив чаралар, тәҗрибә уртаклашу, тренинг һәм мастер-класслар тәкъдим ителә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!