Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2017

Алабугада пиротехника сәнгате халыкара фестивале уздырыла

Алабугада пиротехника сәнгате буенча «Ут поэзиясе» дип исемләнгән IV Халыкара фестиваль табигатьне саклау чаралары кысаларында уздырыла. Бу хакта район Башкарма комитетыннан хәбәр иттеләр.

«Быел Экология елы булуны искә алып, фестивальнең темасы да шуңа багышланырга тиеш, дип санадык. Катнашучылар моны музыка, композицияләр аша белдерәчәк», — ди район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Командаларга, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, 5−7 минут вакыт биреләчәк. Быел фейерверклар фестивалендә Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Луганск өлкәсеннән 4 команда катнашачак

Исегезгә төшерәбез, Пиротехника сәнгате халыкара фестивале Алабугада 30 августта уздырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Программа Мин Уткэннэр сагындыра. Концерт 26 апреля Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений