Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2015

Алдагы тәүлектә Татарстанда яңгырлы һава шартлары көтелә

 Татарстанда аномаль җылы һава шартлары чоры тәмамлана. Аномаль эссе һава белән тәэмин иткән антициклон республика территориясеннән китә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
30 сентябрьдә һава торышына атмосфера фронты йогынты ясый башлый - ул яңгыр һәм салкын һава алып киләчәк. Республикада иң югары температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк.
1-4 октябрьдә, республикада һава актив төньяк атлантик циклон йогынтысында формалашачак. Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Төнлә температура 2-8 градус кына җылы булачак, көндез - 8-14.
Моннан тыш, 2-4 октябрьдә Татарстанда көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил, 3-4 октябрьдә - урыны белән 23 м/с.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20