Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Александр Пшеничный: "Иң мөһиме – безгә Корбан Бердыев кайтты!"

«Яңа Гасыр» телеканалында «Рубин» футбол клубы катнашындагы турыдан-туры трансляцияләрне спорт комментаторы Александр Пшеничный яңгырата. Сезон башы авырдан башланып китсә дә, Александр Пшеничный команда әле бары үз көчен туплый, ә аның җанатарларының саны һәр уен саен арта гына барыр дип исәпли. Аның фикеренчә, «Рубин» сезон башын бик лаеклы дәрәҗәдә ачып җибәрде. Футбол уеннарының трансляциясе «Яңа Гасыр» телеканалының карау рейтингларын сизелерлек арттырды. Билгеле булганча, телеканал «Рубин» футбол клубының Рәсәй футбол премьер-лигасындагы барлык 30 тур уенын күрсәтү хокукын алды.

— Александр, билгеле булганча, «Яңа Гасыр» телеканалы күптән түгел генә «Рубин» футбол клубы уеннарын күрсәтү эксклюзив хокукына ия булды. Сезнеңчә телевизор караучылар саны күрсәткеченә бу адым ничек тәэсир итте: телеаудитория үсешенә китердеме, әллә күрсәткечләр шул ук калдымы?

— Бу очракта «Рубин» футбол клубы җанатарлары һәм «Яңа Гасыр» телеканалын караучылар өчен сөенергә кирәк, чөнки турыдан-туры трансляцияләр күрсәтелү алар өчен бик шәп яңалык. Без «Ак Барс» хоккей клубының уеннары телеканалда нинди рейтинглар белән уңыш казанганын беләбез. «Рубин» үзенең иң уңышлы — чемпион калган елларын уздырган дәвердә «Яңа Гасыр» телеканалы футбол уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләр алып барды. Шушы трансляцияләр «Рубин» клубына ике тапкыр чемпион калырга ярдәм итте дә инде (көлә). Иң мөһиме, команда җиңә иде. Минем белүемчә, Хабаровскның «СКА-Энергия» командасы белән уен трансляциясе «Яңа Гасыр» телеканалында 10 процентка якын өлешне алып торган. Әйе, уен якшәмбе көнне иртәнге 11 сәгатьтә күрсәтелде һәм, иң мөһиме, аны «Матч ТВ» күрсәтмәде. Иң тугры җанатарлар иртән уянып, безнең белән бу уенны карадылар һәм үзләренең яраткан «Рубин» командасы өчен җан аттылар. Бу билгеле бер үсеш һәм барча кешегә дә файда, чөнки профессиональ спортны зур экраннардан күрсәтмичә генә, җанатарны стадионга җәлеп итеп булмый. Нәтиҗәдә монда билгеле бер бәйләнеш килеп чыга — әгәр дә җанатар спортны күзәтсә, аның стадионга барасы килә, әгәр дә ул стадионга йөрми икән, ул аны телевизор аша карый. Бер спорт чарасын да күрсәтмәсәк, моннан беркемгә дә файда булмый дип әйтәсем килә минем.

— Безнең телевизион аудитория үсеш ягына атлый икән, аның «Матч ТВ» федераль каналы алдындагы өстенлекләренә тукталу кулай булыр. «Яңа Гасыр» федераль телеканалдан нинди көндәшлек өстенлекләренә ия?

— Беренче чиратта, без монда барыбыз да «Рубин» футбол клубы өчен җан атабыз. Бу иң мөһим өстенлек, чөнки без уен вакытында үзебезнең җанатарлар белән бергә борчылабыз да, шатланабыз да. Мөгаен, бу сорауга «Ак Барс» хоккей клубы җанатарлары җавап бирә алыр — ни өчен алар уенны «Яңа Гасыр» аша карыйлар, ә, әйтик, «Матч ТВ» телеканалын кушмыйлар. «Яңа Гасыр» телеканалы «Рубин» футбол клубының барлык уеннарын күрсәтү хокукына ия булды, шуның өчен сезне бары безнең телеканалда футбол уеннарын карарга чакырып калабыз. Әгәр дә «Матч ТВ» уеннарны күрсәтми икән, сез һәрвакыт телевизорда «ТНВ» төймәсен куша аласыз һәм без сезнең белән «Рубин» өчен бергә җан атарбыз. Тагын бер зур өстенлек шунда — без Казанда яшибез, ә, димәк, командага бик якын. Нинди дә булса инсайд яңалыкларының бер даирәдә кайнаган кешеләр арасында калкып чыгуы бик бик тә ихтимал, ә ул яңалыкларны безнең федераль коллегалар бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Барыбер безгә Михаил Степанов җитәкләгән «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте белән тыгыз элемтәдә булу федераль телеканаллар белмәгән нинди дә булса мәгълүматны беренчеләрдән булып тамашачыга җиткерергә мөмкинлек бирә.

— Әйдәгез, быелгы чемпионат турында сөйләшик. Сезнең профессиональ карашыгыз буенча быелгы «Рубин» лаеклы чыгыш ясыймы?

— «Рубин» көчәя, һәрвакыт алга таба бара. Бу безне шатландыра, билгеле. Команданың караңгы вакытлары артта калды дип өметләнәсе килә. Корбан Бердыевның кире кайтуы, әлбәттә, республиканың барлык футбол яратучылары өчен дә, аерым алганда, «Рубин» футбол клубы җанатарлары өчен зур бәйрәм булды. Авырдан башладык, җиңелү булды, ә аннан соң биш уеннан торган җиңелүсез серия китте. Алга таба команда бары көчәя барыр дип кенә ышанырга кала. Чемпионатның башы Казан клубы өчен авырга туры килде. Ник дигәндә, беренче алты турда таблицаның беренче өлешеннән булган командалар белән катлаулы уеннар булды һәм, шуның өстенә, Хабаровск шәһәрендә узган авыр уен. Ә бу уен һәр команданың календаренда аерым төс белән билгеләнгән, чөнки бу сигез сәгать очу. Килешәсездер, бу бик күп. Хәзер бераз җиңелрәк булырга тиеш. Команда үзенең яхшы темпын дәвам итәр һәм уңышлы уенын бары тик арттыра гына барыр дип өметләник. Күренеп тора — «Рубин» үзенең кирәкле кондицияләрен җыеп килә.

— Киләсе сорау безнең телевизор караучылардан: алдынгы һөҗүмче Жонатасның Германиянең «Ганновер» командасына китүе белән «Рубин» көчсезләнеп калмасмы? Бердыев тагын берничә уенчының командадан китәргә мөмкинлеге турында әйтте. «Рубин» өчен бу нәрсә дигәнне аңлата?

— Вәзгыятьне аңлау өчен клубның эчендә булу таләп ителә. Монда әлеге дә баягы караңгы вакытлар һәм икътисадый фейр-плей кагыйдәләренең эзе сизелергә мөмкин. Искә төшерик, кагыйдә буенча футбол клубы уенчы трансферына өч елга үзе эшләгәннән биш миллионга күбрәк кенә акчаны сарыф итә ала. Барлык футбол сөючеләр дә узган сезонда «Рубин» футбол клубының яңа уенчылар алуга никадәр акча сарыф итүен хәтерли. Хәзерге вакытта клубның яңа җитәкчелеге почмакка кертелгән булмаса да, аерым бер таләпләр киртәсендә эш итәргә мәҗбүр. Жонатасны сату фейр-плей кагыйдәләренә керә. Әлбәттә, бу һөҗүмчене сатулары җанатарлар өчен бик аяныч хәл. Әйе, аның начар уйнаган чаклары булгалый иде, ләкин ул күп туплар кертте, ә бу футболда иң мөһиме. Жонатас — яшь һәм үрнәк гаилә башлыгының сирәк мисалы. Аңа әле 30 яшь тә юк, ләкин аның зур гаиләсе һәм балалары бар. Ул күп вакытын гаиләсе белән уздыра, бәлки шуның өчен дә аның Казанда уйнаган дәверендә начар вакыйгаларда катнашканы булмады. Футболчы бик яхшы кеше һәм югары профессиональлеккә ия булган спортчы җыелмаларын тудырды. Бик кызганыч аның белән хушлашырга. Карыйк, алга таба нәрсәләр булыр икән. Клуб җитәкчелеге әле югалтулар буласын вәгъдә итә. Бу хәлдә югалтулардан бигрәк табышлар турында сөйләшү файдалы, чөнки хәзер бездә Корбан Бердыев бар һәм бу искиткеч вакыйга. Күптән түгел генә аның юбилее булып узды, тренерга 65 яшь тулды. Бу футболны һәм «Рубин» футбол клубын яратучылар өчен зур бәйрәм. Барлык җанатарлар һәм «Яңа Гасыр» телеканалы тамашачылары исеменнән Корбан Бердыевка, беренче чиратта, сәламәтлек, фубол кырларында зур җиңүләргә ирешүен телисе килә һәм футбол кырларында гына да түгел…

— Состав һәм күзәтүләр буенча сорау: «Ростов» клубыннан күчкән уенчылар белән «Рубин» чемпионатта нинди уңышка өметләнә ала?

— Моннан берничә көн элек кенә сакчы Цезарь Навас «Рубин» клубына кире кайтырга мөмкин дигән хәбәр таралды. Әлеге мәгълүматны шулай ук клубның бүгенге көндәге икътисадый фейр-плей кагыйдәләре нигезендә карарга кирәк. Кыйммәт булмаган уенчылар белән килешү төзү мөмкин эш түгел, шулай булгач, зур булмаган хезмәт хакы сораган ирекле агентларны алырга туры килә. Шуңа да Навас кебек тәҗрибәле көрәшчене берничек тә ычкындырырга ярамый иде. Әйе, аның катлаулы гаилә хәлләре белән ике айны калдырганын беләбез, ләкин аның әтисенең сәламәтлеге хәзер яхшыруга таба бара. Цезарь элек Казанда һәм, әлбәттә, Ростов-на-Донуда күрсәткән уен дәрәҗәсенә кире кайтыр дип ышаныйк. Ул — футбол кырында Корбан Бердыевның мөһим уенчысы. Бердыев кайчандыр бөтенләй аның турында «Бу минем белән кайчан да булса бергә эшләгән иң акыллы сакчы» дип әйтте. Хәзерге яшендә зур тизлеккә дә ия булса, Цезарь Навас «Ростов» яки «Рубин» клубларында түгел, ә «Барселона» белән «Реал» командаларында уйнар иде. Цезарь Навасның кире кайтып, үзенең яңа-иске командасына зур җиңүләргә ирешергә һәм Европа кубоклары зонасына эләгергә ярдәм итүенә ышанып калыйк. Быелгы нәтиҗәләргә килгәндә, сүз дә юк, бер дә гади булырга охшамый. Европа кубоклары зонасы вәзгыятьне объектив рәвештә бәяләгәндә сезон ахырында искиткеч нәтиҗә булыр иде. Кабатларга мәҗбүрмен — «Рубин» футбол клубын әйләндереп алган икътисадый фейр-плей, шуның өстенә уен составы белән проблемалар, уенчыларны сату, ә яңаларының ияләшү чоры сузылу — бу сәбәпләр барысы да куелган бурычка ирешү эшен катлауландыра. Профессиональ спортта команданың тергезелүе өчен вакыт таләп ителә, ләкин шулай да «Рубин» Европа кубоклары зонасына эләксә, бу, һичшиксез, зур бәйрәм булыр иде. Килешәсездер, моны эшләү җиңел түгел. Әгәр дә команда үзгәрсә, алдынгы уенчылар китсә, кемнәр белән Европа кубоклары зонасына үтеп керергә? Зур сорау, ләкин, иң мөһиме, безнең команданың башлыгы бар һәм ул нәрсәне ничек эшләргә кирәк булуын бик яхшы белә. Ышаныйк, җан атыйк һәм «Рубин» футбол клубы белән җиңүләрдә дә, җиңелүләрдә дә бергә калыйк!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин