Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2017

Алексей Калиничев вакытлыча “диктатор” булган

«Новости Татарстана» мәгълүмати-аналитик программасының алып баручысы Алексей Калиничев вакытлыча «диктатор» булган. 8 нче апрельдә «Тоталь диктант» яздыручы йолдызлы дикторларны нәкъ шулай атаганнар. Алып баручы диктант вакытында контроль текстны яңгыраткан.

Алексей Калиничев текстны «Татмедиа» оештырган мәйданда үзләрен сынап карарга теләүче кызыксынучыларга укыган. Танылган алып баручы укыган диктантны язарга йөзләгән кеше җыелган. «Татмедиа» брифинг-залының сыйдырышлылыгы да шул чаклы икән.

«Алексей танылган шәхес кенә түгел, ул алып баручы һәм күренекле театр артисты да. Аның искиткеч дикциясе, тембрлы тавышы диктант язучыларга ошагандыр. Өстәвенә, ул зур аудитория белән эшли белә,» — үзләренең «диктатор» роленә Алексей Калиничевны сайлауларын оештыручылар шулай аңлатты.

Татарстан башкаласында оештырылган 50 мәйданның күбесе акция вакытында 80 процентка тулган, бу, үз чиратында, бик яхшы нәтиҗә санала.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!