Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

Галиәкбәровлар гаиләсе ял көннәрен “Яңа Гасыр” телеканалы белән уздырды

Узган шимбәдә күпбалалы Галиәкбәровлар гаиләсе ял көннәрен «Яңа Гасыр» телеканалы белән бергә уздырдылар. Аларга Апастан Казан каласына сәяхәт әзерләнгән иде.

«В объективе ТНВ — большая семья» социаль проекты катнашучыларына беренче булып Казан зоопаркына экскурсия оештырдылар. Бу көндә Европаның иң борынгы зооботаник бакчаларының берсендә Халыкара балаларны саклау көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Галиәкбәровлар гаиләсе өчен бәйрәм тантанасында татар эстрадасының популяр җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгыш ясады. Танылган җырлар көенә балалар чын-чынлап шатланып биеделәр, җырчыларга кушылып җырладылар.

Әсхәт һәм Елена Галиәкбәровлар сигез бала үстерәләр. Олы кызлары, кияүгә чыкканнан соң, әти-әнисеннән читтә яши икән.

«Кечкенә балаларыбыз өчен Казанга сәяхәт көтелмәгән чын бүләккә әйләнде, шуңа да бу бәйрәм алар өчен аеруча кадерле,» — дип белдерде әниләре. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр мультфильмнарда гына күрә алган тере хайваннарны балалары якыннан күрде, бәлки шуның өчен дә бу сәяхәт аларның хәтерләрендә уелып калыр.

Кошлар биеклегендә күзәтү тәгәрмәче ярдәме белән Казан күренешләренә соклану, иң танылган күңел ачу үзәкләренең берсе - «Ривьера» аквапаркында йөзү күпбалалы гаилә өчен көтелмәгән бүләк булды. Галиәкбәровлар гаиләсе өчен бу сәяхәт шатлык тулы хисләр һәм зур хатирәләр чыганагы булып сакланыр.

«Безнең гаилә өчен Казан аквапаркына бару кыйммәткә төшәр иде. Без үзебезгә моны рөхсәт итә алмас идек, гәрчә балаларыбызны бик тә сөендерәсебез килсә дә. Рәхмәт „Яңа Гасыр“ телеканалына! Без беренче тапкыр аквапаркта ял иттек, балалар анда туйганчы су коенды. Алар өчен бу шундый зур шатлык! Беләм, сәяхәттән алган тәэсирләре аларга әле бик озакка җитәр. „Яңа Гасыр“ телеканалы оештырган проект булмаса, без аквапаркның ни икәнен дә белмәс идек. Без гаиләбез белән телеканалга онытылмас ял оештырганнары өчен рәхмәт әйтәбез,» — дип үз кичерешләре белән уртаклашты Елена Галиәкбәрова.

Апас районыннан килгән гаилә өчен оештырылган бәйрәм көне «Яңа Гасыр» телеканалы игълан иткән «В объективе ТНВ — большая семья» социаль проекты нигезендә үткәрелә. Проект телеканалда 15 нче май — Халыкара гаилә көнендә старт алды. Искәртеп узыйк, проектның төп максаты булып бәхетнең зур гаиләдә булуын күрсәтү һәм татарстанлыларга һәрбер кешенең тормышында булган төп кыйммәтләргә игътибарны арттыру тора.

Проектны тормышка ашыру өстендә «Яңа Гасыр» телеканалының тулы иҗат составы эшли: телеканалның барлык тапшыруларында күпбалалы гаиләләр темасы үзәккә алына.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин