Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2017

Алмаз Гафиятов: «Без спорт дөньясында тәүлекнең 24 сәгатен уздырабыз»

22 нче майда Мәскәүдә Континенталь Хоккей Лигасының телевизион семинары узачак. Чарага, кагыйдә буларак, хоккей трансляцияләрен оештыруда катнашкан партнер-телекомпания вәкилләре җыела. Семинарда “Яңа Гасыр” телеканалы вәкилләре спорт комментаторы, “Яңа Гасыр” телеканалы спорт тапшыруларының баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов берлегендә катнаша.

- Алмаз, май аенда КХЛ чемпионатының семинары уза һәм анда “Яңа Гасыр “ телеканалы вәкилләре дә катнаша. Ни өчен “Яңа Гасыр” әлеге семинарга зур игътибар бирә? Хоккей уеннарыннан трансляцияләр оештырганда, мондый чараларның әһәмияте зурмы?

 - КХЛ семинарлары ел саен яңа сезон башланыр алдыннан уздырыла. Безнең телекомпания аларның даими катнашучысы. Бу семинарлар мастер-класс күрсәтү яки пресс-конференцияләр уздыру гына түгел: аларда яңа сезоннан кулланылган төрле яңалыклар турында сөйлиләр. Шулай ук бу семинарларда узган сезонга бәя бирелә. Мондый семинарларда спорт комментаторлары гына түгел, ә телеоператорлар, режиссерлар һәм техниклар да катнаша. Бер төркемгә оештырып әйткәндә, илнең төрле төбәкләрендә хоккей уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләрне оештыруда һәм алып баруда катнашкан төрле телевидение хезмәткәрләре җыела. “Ак Барс” КХЛ чемпионатының бер лидеры булганлыктан, Казанга мондый семинарларда аерым игътибар.

- КХЛ җитәкчелеге “Яңа Гасыр” телеканалы спорт командасын шәхсән беләме?

- Әйе, әлбәттә. Без озак еллар барлык күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә барабыз. Безнең “Ак Барс” һәрдаим КХЛ чемпионатының плей-офф уеннарында катнаша һәм, лиганың барлык сезоннары буенча күрсәткән нәтиҗәләрен җыеп әйткәндә, команда бик ышанычлы чыгыш ясый.

Шулай ук бездә спорт трансляцияләрен оештыру буенча иң тәҗрибәле режиссерларның берсе эшли – Илдус Кәримов. Илдус үзен безнең төбәктә генә түгел, ә Рәсәй күләмендә үткәрелгән халыкара чараларны яктыртуда катнашып, зур мактауларга ия булган режиссер исәпләнә. Ул барлык спорт трансляцияләрен оештыра һәм аның хезмәтенә күрә генә күпләр телевизордагы соңгы сурәтне күрәләр. Бездә техник һәм инженерларның тәҗрибәле коллективы тупланган. Алар хоккей уеннарында гына түгел, ә футбол, баскетбол, волейбол һәм су тубы трансляцияләрен оештыруда актив эшлиләр. Шуңа да безнең эшчәнлеккә КХЛ җитәкчелегендә хуплау белән генә карыйлар.

- КХЛ һәм “Яңа Гасыр” арасында дуслык мөнәсәбәтләре бармы?

- Сүз дә юк, дуслык саклана. Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: “Яңа Гасыр” спорт дөньясындагы барлык телевизион трансляцияләрнең флагманы санала. КХЛ белән без беренче сезоннан ук дуслаштык. Алар безнең тәкъдимнәребезгә колак-салалар, без аларның гомумкабул ителгән таләпләрен башкарабыз. Без КХЛ белән берлектә безнең телеканалга, лигага һәм федераль каналларга озатыла торган соңгы нәтиҗәне тапшырабыз. Бу мәсьәләгә кагылышлы бернинди сораулар һәм проблемалар юк.

- Күптән түгел генә “Яңа Гасыр” телеканалының зур уңышы булды: Омскның “Авангард” һәм Казанның “Ак Барс” командалары арасындагы плей-офф уеннарының турыдан-туры трансляциясен “Яңа Гасыр” телеканалында “Матч ТВ” федераль телеканалына караганда күбрәк тамашачы караган. Мондый төр семинарларны яктырту спор уеннары трансляцияләрендә билгеле уңышларга ирешү өчен ничек ярдәм итә ала?

- Без һәрвакытта заман белән бергә атларга телибез. Телевизион өлкәдә кулланылган барлык соңгы тенденцияләрне кулланабыз. Бу сезоннан башлап, без трансляцияләренең иҗади ягына басым ясыйбыз: без барлык тәнәфесләрне тутырабыз, без экспертлар чакырабыз, моңа кадәр мондый күренешләр кулланылмады. Бездә яшь комментаторлар пәйда булды, алар үзләрен бу рольдә бик яхшы хис итәләр. Хәзер без интерактив такталар кулланабыз. Аларда уенның иң кызган мизгелләренә кабаттан кайтып, җиңел генә уенчылар җибәргән хаталарны табарга була. Шундый факторлар уңай нәтиҗәгә алып килде дип уйлыйм. Тамашачылардан без күп уңай бәяләмәләр кабул итәбез.

- Сез мондый очрашуларга алдан әзерләнеп барасызмы?

- Без һәр елны узган сезонга нәтиҗәләр ясыйбыз. Сезон барышында килеп туган сорауларны без семинарда яңгыратабыз. Башка төбәк телекомпания вәкилләре белән без аларны киләсе очрашуда да хәл итәрбез дип исәплим. КХЛ, үз чиратында, безнең трансляцияләргә файда булырлык яңа эш тәртибе, үзгәрешләр хакында сөйли. Хоккей трансляцияләренең сыйфатын яхшырту буенча зур һәм җентекле эшләр төпле нигездә уздырыла.

- Беркем өчен дә сер түгел – хоккей безнең республикада беренче номер спорт төре. “Яңа Гасыр” аны тагын да үстерү өчен алга таба нинди эшләр планлаштыра? Бәлки масштаблы чаралар әзерләнәдер?

- Без хәзер эшләгән юнәлештән тайпылмабыз дип уйлыйм. Хәзер үзебезнең трансляцияләргә күп тамашачыларны җыю өчен күп эшләр башкарабыз: социаль челтәрләрдә актив эш башкарыла, без махсус бүләкләр уйнатабыз, тамашачылар белән очрашабыз, уен барышында төрледән-төрле фикерләр һәм бәяләмәләр кабул итәбез, интерактив уеннар үткәрәбез. Хоккей сезоны тәмамлануга карамастан, без һәрдаим яңа эш тәртибен эзләү белән мәшгуль. “Ак Барс” турында һәрдаим соңгы яңалыкларны урнаштырып барабыз. Без тәүлекнең 24 сәгатен дә спорт дөньясында уздырабыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии