Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Алтмыш ел гомерен театрга багышлаган күренекле артист кичке уенда кунакта

Чәршәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруы студиясендә кичке уен кагыйдәләре белән танышырга тәҗрибәле һәм дәрәҗәле кунак килергә әзерләнгән.

10 нчы май кичендә Лия Сергеева һәм Петр Нижинский белән кичке уен уйнарга Рәсәйнең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының иң тәҗрибәле актерларының берсе Вадим Кешнер килә. Күптән түгел генә Вадим әфәнде үзенең 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды. Хәзерге вакытта тәҗрибәле артист театрда еш уйныймы һәм аксакал вазыйфасын башкару аның өчен кыенмы? Иҗат дөньясы уңыш ачкычының серсүзен юбиляр алып баручыларга да өйрәтерме?

Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны 10 нчы май кичендә 22:10 сәгатьтә танылган артист Вадим Кешнер белән «Вечерняя игра» тапшыруын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!