Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

«Алтын битлек» премиясе номинантлары "Манзара"да кунак була

Пәнҗешәмбе, 27 нче апрель, иртәнге "Манзара" тапшыруында «Алтын битлек» премиясе номинантлары кунакта була. Композитор Эльмир Низамов һәм драматург-режиссер Илгиз Зәйниев белән очрашуны карамыйча калмагыз.

«Алтын битлек» премиясе — Русиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге. 1993 нче елда Русия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан (Русия Федерациясенең театр эшлеклеләре берлеге рәисе ССРБ халык артисты М.А. Ульянов, аның урынбасары В.Г. Урин һәм драматург В. Павлов инициативасы һәм катнашы белән) оештырыла. Фестиваль һәм премия 1994-2005 еллар аралыгында, фестиваль дирекциясен Эдуард Бояков җитәкли башлагач, киң таныла. Шул елларда «Алтын битлек» Русиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. Соңгы елларда «Алтын битлек»нең дәрәҗәсе тагы да ныгыды, фестиваль «Легендар спектакльләр һәм исемнәр», «Битлек Плюс», «Русия шәһәрләрендә, БДБ илләре һәм Балтиядәге иң яхшы спектакльләр» кебек яңа проектларга баеды.

Тапшыруны "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә "ТНВ-Планета" телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз.

Манзара  һәр иртәдә, һәр йортта, һәр күңелдә!




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!