Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

«Алтын каләм» тарихы озын – ике дистәдән артык

«Алтын каләм» — «Золотое перо» дип исемләнгән XXII Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының тиздән республика этабы башлана. Шул уңайдан «Манзара» тапшыруы фестиваль белән якыннан таныштыру һәм аның быелгы яңалыкларын белү өчен фестивальнең республика этабын оештыруга җаваплы «Идел» яшьләр үзәгеннән студиягә махсус кунак чакыра.

Яшь иҗатчыларны барлап, аларны берләштергән Республикакүләм «Алтын каләм» фестивале быел да яшь каләм ияләрен үз иҗат мәйданында көтә. «Алтын каләм» 7 юнәлештә уздырыла — рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, PR һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка. Быелгы фестивальдә катнашучылар татарча һәм русча дүртешәр гәҗит чыгарган, өчәр телетапшыру һәм утыздан артык радиотапшыру әзерләгән. Шулай ук ике PR-проектны гамәлгә ашырган.

Искәртеп узабыз, «Алтын каләм» журналист булырга теләүчеләр арасында 1995 нче елдан бирле үткәрелеп килгән фестиваль. Гомумән алганда, бәйгегә елына уртача республиканың 28 районыннан 300 гариза кабул ителгән булган.

Тапшыруны 29 нчы июньдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз.

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!





www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин