Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2015

“Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015 XX Республика фестиваленә заявкалар кабул ителә

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015 XX Республика фестиваленә заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Фестивальнең төп темалары: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы; ТАССР оешуга 95 ел һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы; Россия Федерациясендә Әдәбият елы; Яшьләр һәм дәүләт; Яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы; Волонтер – үз тирәсендәге мохитне яхшыга үзгәртүче кеше; Яшьләр Интернет челтәрендә; “Алтын каләм” фестивале: узганы, бүгенгесе һәм киләчәге”.

Фестивальдә басма журналистика (рус телендә), басма журналистика (татар телендә), телевизион журналистика (татар һәм рус телләрендә), радиотапшырулар (татар һәм рус телләрендә), фотография, җәмәгатьчелек белән PR-элемтәләр (татар һәм рус телләрендә) кебек юнәлешләр бар.

Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә “Басма матбугатта дизайн һәм верстка” исемле яңа юнәлеш гамәлгә кертелгән. Аның нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы дизайнер-верстальщик” номинациясендә җиңүче сайлап алыначак.

Фестивальдә катнашуга заявкалар 1 нче июньгә кадәр ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында кабул ителә. Тулырак мәгълүматны министрлык сайтында “Яшьләр сәясәте” бүлегендә фестивальнең нигезләмәсендә табарга була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20