Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Һаман тәмамланмаган урак өстенең сәбәпләрен “Туган җир” ачыклый

Сишәмбе “Туган җир” тапшыруы "күптән тәмамланган" урак өстенең һаман дәвам ителү сәбәпләрен ачыклый һәм чишмә ачылу тантанасы белән таныштыра. Авыл хуҗалыгы тармагындагы иң кайнар яңалыклар белән бергә булыгыз.

Республикада күптән “Урак тәмам!” дигән рапорт бирелде, ә кайбер районнарда иген уңышын һаман суктыралар. “Тәмамланган” урак өстенең дәвам ителү сәбәпләре нидә? Моны хәбәрчеләр Питрәч районында белделәр.

Авыл хуҗалыгы тармагында зур гаиләләр ничек көн күрә? “Зур гаилә” акциясе нигезендә “Туган җир” тапшыруы Кукмара районында яшәүче зур гаилә яшәеше белән танышып кайтты.

Шушы көннәрдә Тукай районы Биклән авылында чишмә ачылды. Зур вакыйганы оештыручылар кемнәр һәм авыл яшәеше бүгенге көндә ни хәлдә?

Узган атнада гөрләп узган беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре дулкыны Чаллыга барып җитте. Ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән яшәде. Авыл хуҗалыгының сату-алу бәйрәменнән бар да канәгатьме?

Кызыклы сорауларга җавапны сез сишәмбе, 3 нче октябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Туган җир” тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыру 10:50 сәгатьтә башлана. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик! 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций