Америка хәрбиләре фильмы зурдан-зур серләрен ача

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналы хәрби серләрне ачкан «Безумный спецназ» нәфис фильмын күрсәтә. Фильмда һәр ике герой үз бурычларын үтәү юлында бер-берсенә каршы баралар.
Нәфис фильм британияле язучы Джон Ронсонның бер исемдәге китабы буенча төшерелгән. Нигезендә Америка Кушма Штатлары армиясендә хезмәт итүче паранормаль сәләткә ия кешеләр тарихы ята. Фильмның төп герое — махсус бүлекчә хәрби офицеры Лин Кесседи. Ул зур сер эчендә сакланган биремне үтәргә тиеш, бирем хакында хәтта АКШ армиясенә дә берни билгеле түгел.
Серне ачарга теләгән гәҗит хәбәрчесе Боб Уилтон Линның эзләре буйлап бара. Хәбәрченең төп бурычы — хәрбинең бурычын белү һәм бу хакта беренчеләрдән булып киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итү. Ике һөнәр иясенең бу эштә ике төрле бурыч һәм алар бер-берсенә кискен каршы чыга. Мәсьәләдә кайсы як җиңүче булып танылыр?
Якшәмбе, 3 нче декабрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Безумный спецназ» нәфис фильмын 5:00 һәм 23:00 сәгатьләрдә карый аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина