Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2017

Америкадан кайткан Джек Восьмёркин турында фильм күрсәтелә

Чәршәмбедән «Яңа Гасыр» каналы кичләрегезне «Джек Восьмёркин — американец» фильмы белән бергә уздырырга чакырып кала. Ерак Америкадан кайткан Яшаның туган җирендә тормышка ашырырга хыялланган эшләрен карарга онытмагыз.

Билгеле язучы Николай Смирновның бер исемдәге повесте нигезендә төшерелгән фильм кызыклы тарихка корылган. Күпләр аны туган җиргә булган мөнәсәбәтне ачык рәвештә күрсәтә алганы өчен җылы кабул итә. Ерак тарафлардан кайткан «кунак» туган җирен кадерли һәм аның белән киләчәген бәйләргә уйлый. Вакыйгалар барышы хәйран кызыклы тарихка корылган.

Фильмның баш герое Яша Восьмёркин кечкенә вакытында ук Америкага килеп эләгә, ләкин Рәсәйдә революция булганын белгәннән соң, кире туган ягына әйләнеп кайтырга карар кыла. Америкада күптән Джекка әйләнгән Яша кире кайту белән үк гади урыс фермерына әйләнә һәм үзенең америкалы уйларын туган җирендә тормышка ашырырга уйлый. Моннан нәрсә барып чыгар һәм Яша үз дигәненә ирешерме?

Моны сез чәршәмбе, 18 нче октябрьдән, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Джек Восьмёркин — американец» фильмын карап белә аласыз. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 21:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин